Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Татарстанда наркоманиягә каршы Бөтенроссия операциясе уза

Кичә, 2025 елның 10 мартында, Татарстанда «Чиста буын — 2025» еллык ведомствоара комплекслы операциясенең беренче этабына стар бирелде.

Превью авторы Людмила Никифорова. 

«Чиста буын — 2025» комплекслы операциясенең максаты — яшьләр һәм балигъ булмаганнар арасында наркомания таралуга киртә кую, шулай ук аларны наркотиклар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары белән бәйле законсыз эшчәнлеккә җәлеп итү фактларын ачыклау һәм булдырмау. 

Моннан тыш, халыкның наркотиклар куллануның нәтиҗәләре турында хәбәрдарлыгын һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашу өчен җаваплылыгын арттыру мөһим аспект булып тора.

Наркомания җитди авыру булып санала, ул еш кына яшьләргә, шул исәптән яшүсмерләргә дә кагыла. 

Наркотик һәм психоактив матдәләр куллану бәйлелеккә китерергә мөмкин. Бу проблемага каршы көрәш хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә, хокук саклау органнары һәм граждан җәмгыяте институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ гражданнарны наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары, шулай ук кыргый киндер һәм мәк үстерү очраклары турында телефоннар аша хәбәр итәргә чакыра: 02, 112, 8 (843) 291-20-02 (ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны). Мәгълүмат тәүлек буе кабул ителә һәм анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда наркоманиягә каршы Бөтенроссия операциясе уза