Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
иминлек

Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә

Бу яңа ел һәм бәйрәм чаралары үткәргәндә, гражданнар тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген, физик һәм юридик затлар, дәүләт яки муниципаль милекне саклау максатыннан эшләнә.

Янгынга каршы махсус режим чорында, бу чикләрдә урнашкан территорияләрдә, өлешчә, 1-3 класс куркыныч булган пиротехник әйберләр ( бенгаль утлары, хлопушкалар искәрмә булып тора) куллану тыела:

-сәнәгать, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юллары керми), ягулык-энергетик комплекс (шул исәптән линияле) объектлар чикләреннән 500 метр;

-торак-коммуналь хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп җыела торган урыннардан, автомобиль юлларыннан, шәхси йорт хуҗалыклары чикләреннән 30 метр;

-күп квартирлы торак йортлардан 30 метр читтә.

Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар күләме арта: физик затлар өчен 2дән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15тән 30 меңгә кадәр, юридик зат дип танылмаган эшмәкәрләргә 30дан 40 меңгә һәм юридик затларга – 200дән 400 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЧС Лаеш районы янгын лаешта реклама