Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Татарстанда янгыннар белән хәл киеренке кала

Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында янгыннар буенча тискәре статистиканы атадылар.

-25 августка республикада 4567 янгын очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 19%ка күбрәк. Аларда 120 кеше һәлак булган инде, бу узган елдагы шул ук чордан 42,8% ка күбрәк, - дип хәбәр итте ТРның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышында Россия МЧСның ТР буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы эчке хезмәт полковнигы Марат Гумиров. - 29 муниципаль берәмлектә янгыннар саны арту, 22 муниципаль берәмлектә янгыннарда кешеләрнең һәлак булуы арту күзәтелә.

МЧС мәгълүматларына караганда, язгы-җәйге янгын куркынычы чоры башыннан республикада гомуми 86 гектардан артык мәйданда ачык территорияләрдә коры үлән, чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары януга бәйле 1775 янгын теркәлгән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 21,8%ка күбрәк. Коры үлән һәм үсемлекләр янганда утның торак һәм бакча йортларына, хуҗалык корылмаларына күчү белән бәйле янгыннар борчылу уята. Бүгенге көнгә республика территориясендә шундый өч очрак теркәлгән.

Корыган үлән һәм үсемлекләр януы белән бәйле янгын фактлары буенча хезмәткәрләр тарафыннан 561 административ эш кузгатылган. Барлыгы 1 миллион 936 мең сумга 512 зат җаваплылыкка тартылган.

Быел җирле үзидарә органнарының төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен үтәүне контрольдә тоту буенча эше активлашты. ТР КоАПның 3.6 маддәсе буенча 2532 административ эш кузгатылган, узган елның шул ук чорында – 1508 эш.

Агымдагы елда финанслауның төрле чыганаклары исәбенә 19171 йортта 54 751 автоном төтен янгын хәбәр итүчесе (АДПИ) урнаштырылган. Уртача республика күрсәткече 1000 йортка 14,04 АДПИ тәшкил итә.

Янгын хәбәрчеләре эшләү нәтиҗәсендә 2016 елдан башлап 150 кеше уттан мөстәкыйль рәвештә котылган, шул исәптән 61 бала. 2021 ел башыннан 18 очрак теркәлгән, 34 кеше коткарылган, шул исәптән 12 бала.

Марат Гумиров АДПИ урнаштыру буенча эшне активлаштырырга, халыкны хәбәр итүчене ирекле урнаштыру буенча агитацияләү эшен дәвам итәргә һәм үткәрелүче «Торак» операциясе кысаларында профилактик эшне активлаштырырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЧС Лаеш районы янгын лаешта реклама