Татарстанда законсыз акцияләр оештыру омтылышлары артты
УФСБда татарстанлыларны Украина махсус хезмәтләренең провокацияләренә бирешмәскә чакырдылар.
Татарстанда Украина махсус хезмәтләре оештырган законсыз акцияләр оештыру омтылышларының шактый артуы билгеләп үтелде, дип хәбәр иттеләр Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Аерым алганда, Украин милләтчеләре, үзләрен хокук саклау органнары яки банк хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, республика халкына шалтыраталар, аларны алдап, хәрби комиссариатларны, административ объектларны һәм транспорт инфраструктурасы объектларын яндыру кебек җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү өчен аларга психологик басым ясыйлар.
Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе татарстанлыларны провокацияләргә бирешмәскә, төрле чыганаклардан алынган мәгълүматны җентекләп тикшерергә һәм анализларга, шулай ук полициягә мондый шалтыратулар турында шунда ук хәбәр итәргә чакыра.
Ведомствода мондый җинаятьләр кылуны террорчылык акты буларак классификацияләргә мөмкинлеген искәрттеләр, моның өчен 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев