Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Татарстанның яшь юл инспекторлары форумга җыелды

Аның эшендә Хәерби укучылары да катнашты.

Фотоны Рөстәм Хәсәнов бирде

ЮИД отрядлары форумы 2022 елның 21 һәм 22 сентябрь көннәрендә Түбән Камада үтте. Аңа бар республикадан яшь юл хәрәкәте инспекторлары җыелды. Лаеш районы данын Хәерби урта мәктәбе ЮИД отряды яклады.

Форумның бай программасы төрледән-төрле аралашу формалары тәкъдим итте: флешмоблар, тренинглар, кызыклы кешеләр белән очрашулар. Яшь инспекторлар яшьтәшләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау мөһимлеген инандырырлык итеп җиткерү турында белделәр. Блогерлык буенча осталык сәгатендә булдылар, юидчылар хәрәкәтен үстерү буенча бәхәсләрдә катнаштылар. Моннан тыш  күңел ачу программасы да бай иде.

Хәерби мәктәбендә ЮИД отряды педагог Рөстәм Хәсәнов җитәкчелегендә эшли. Сүз уңаеннан, ул туристлар түгәрәгенә дә, мәктәп музеена да җитәкчелек итә. Мәктәп балаларын хезмәт дәресләрендә төрледән-төрле эшләмәләр ясарга да өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Татарстанның яшь юл инспекторлары форумга җыелды