Татарстанның җиде пляжы гигиена таләпләренә туры килми
Татарстанда барлыгы 18 пляж эшли.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе микробиологик, санитар-химик, паразитологик һәм вирусологик күрсәткечләр буенча рекреация урыннарында (пляжларда) сулыкларның су сыйфаты мониторингын дәвам итә.
Ведомство сайтында хәбәр иткәнчә 2023 елның 26 июленә рекреация урыннарында (пляжларда) сулыкларның суын тикшерү нәтиҗәләре гигиена таләпләренә туры килми:
— микробиологик күрсәткечләр буенча — Казан шәһәре пляжлары («Түбәнге Заречье» пляжы), Яр Чаллы шәһәре, Лаеш шәһәре, Мамадыш шәһәре, Бөгелмә шәһәре пляжлары;
— санитар-химик күрсәткечләр буенча — Казан шәһәре пляжлары («Олы Лебяжье күле», «Түбәнге Заречье», «Локомотив» пляжлары) һәм Лаеш шәһәре пляжлары.
Татарстанда, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина искә төшергәнчә, барлыгы 18 пляж эшли: Казанда — биш, унбере — Түбән Кама, Чаллы, Лаеш шәһәрләрендә һәм икесе Кама Тамагы районында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев