Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Терлекләрне лейкоздан ничек сакларга

Эре мөгезле терлекләрнең лейкозы — вирус этиологиясендәге хроник авыру, ул канъясагыч органнарны зарарлый.

Өстәвенә, авыру йоктырган сыер озак вакытлар авыруның тышкы билгеләрен күрсәтми һәм фермада да, торак пунктта да булган барлык терлекләрне дә зарарларга мөмкин.

Вирус хайваннан хайванга кан, сөт, кан эчә торган бөҗәкләр аша, шулай ук анадан яралгыга күчә.
Организмда вирус булуын бары тик канның гематологик һәм серологик тикшеренүләре вакытында гына ачыкларга мөмкин.
Ел саен, яз көне, сыерларны көтүлеккә куар алдыннан, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре эре хуҗалыкларда да, индивидуаль секторда да терлекләргә лейкозга массакүләм диагностика тикшеренүләре үткәрә.

Авыру хайваннар ачыкланганда, хуҗаларга хайванны яраксызга чыгару турында күрсәтмә бирелә.
Лейкоз вирусы 100 °C ка кадәр җылытканда шундук диярлек, ә 74°C температурада пастеризацияләгәндә (ул сөт эшкәртү предприятиеләрендә кулланыла) 16 секунд эчендә үлә. Аны продуктны ачытканда да юк итәргә мөмкин, чөнки әче мохит вирус өчен зарарлы. Моннан тыш, вирус ультрамиләүшә һәм ультратавыш белән эшкәрткәндә һәлак була.

Фотода: район ветеринария берләшмәсенең ветеринария белгечләре «Нармонка» АФ ҖЧҖ карамагындагы эре мөгезле терлектән лейкоз һәм бруцеллезга диагностик тикшеренүләр үткәрү өчен кан алдылар.

Фотода: Ветеринария берләшмәсе белгечләре «Сарапкин Ю.Н.» КФХында эпизоотиягә каршы профилактик чаралар уздырдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Терлекләрне лейкоздан ничек сакларга