Лаеш районы террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркемнең уртак утырышында районда яшәүчеләр иминлегенә кагылган мәсьәләләр каралды.
“Имин шәһәр” һәм “Имин ишегалды” программалары кысаларында район территориясендә гражданнар иминлеген тәэмин итү максатыннан өстәмә видеокүзәтү камералары урнаштыру мәсьәләсе каралды. Шулай ук яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында җәмәгать иминлеген көчәйтү һәм террорчылык актларын булдырмау буенча өстәмә чаралар турында да сүз булды.
Нет комментариев