“Тоннель” операциясе
Дүшәмбе көнне Лаеш районында “Тоннель” операциясе булды.
Аның йомгаклары турында Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Михаил Тюрин сөйли.
-Бер автомашина туктатылды. Ә бер юлы ике беркетмә төзелде, - дип аңлатып үтте Михаил Валерьевич. – Беренчедән, машина йөртүче исерек хәлдә иде. Икенчедән, ачыкланганча, ул автомобиль хуҗасы булып чыкмады – милекче янәшәдә алдагы утыргычта утыра иде. Исерткеч эчемлек кулланган кешегә транспорт чарасына идарә итүне тапшырган өчен материал төзелде.
Хәзер ике бозучыга да зур суммада штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев