“Тоннель” операциясе йомгаклары
2022 елның 27 гыйнварында Лаеш районы юлларында “Тоннель” операциясе булды.
Рейд барышында Лаеш районы ЮХИДИ һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре транспорт чаралары йөртүчеләр тарафыннан кылынган шактый хокук бозуларны ачыкладылар. Өч машина йөртүченең машина номеры укылмый. Икесенең ОСАГО полисы юк. Бер машинада яктылык приборлары төзек түгел иде. Машина йөртүчеләрнең берсендә транспорт чарасын теркәү турында документлары булмады.
-Хөрмәтле йөртүчеләр! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклагыз, - дип мөрәҗәгать итә ЮХИДИ начальнигы вазифаларын башкаручы Владимир Николаев. – Еш кына аларны бозган өчен кыйммәт түләргә туры килә. Безгә, ЮХИДИ хезмәткәрләренә, бу яхшы билгеле. Көн саен диярлек кеше кайгысы белән очрашырга туры килә – бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсе. Үзегезне, үзегезнең туганнарыгызны һәм сезнең белән юлда янәшәдә булучыларны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев