Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
иминлек

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гариповның мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгате

Белемгә юл куркынычсыз булсын өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһим

Кадерле яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар!

Яңа уку елы башлана, анда сезне кызыклы очрашулар, мавыктыргыч вакыйгалар, яңа белемнәр һәм ачышлар көтә.

Белемгә юл куркынычсыз булсын өчен, тротуарда йөргәндә, транспортта булганда юлны игътибарлы һәм сак кичү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһим. Юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәп, сез үз тормышыгызны һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын саклыйсыз.

Хөрмәтле ата-аналар!

Сез баланы юл куркынычларыннан саклый аласыз һәм аны белемле җәяүле, пассажир, велосипедчы, ә соңыннан автотранспорт йөртүчесе итеп үстерә аласыз. Сезнең шәхси мисалыгыз — аңа тормышта юнәлеш. Аның белән көн саен төп юл кагыйдәләрен кабатлагыз, исегезгә төшерегез, аларны төгәл үтәү — аның юл куркынычсызлыгының нигезе. Бала белән өйдән мәктәпкә һәм кире кайту маршруты турында сөйләшегез. Аңа кире кайтара торган яктырткыч элементларның файдасы турында сөйләгез һәм аларның киемнәрендә һәрвакыт бу мөһим аксессуар булсын. Әлбәттә, балигъ булмаганнарны йөрткәндә балалар тоткарлау җайланмаларын кулланырга онытмагыз.

Мин балаларны да, өлкәннәрне дә яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә уңышлар һәм куркынычсыз юллар гына телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы иминлек