Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Укучылар өчен өйрәтү атулары

Танк училищесы полигонында Лаеш районы укучылары өчен өйрәнү атулар узды.

Оборона өлкәсендә башлангыч белемне һәм хәрби хезмәт нигезләре буенча әзерлекне районның 10 мәктәп балалары алды.

Өйрәтү җыеннары вакытында Калашников автоматыннан хәрби патроннар белән атуга Комлы Ковали, Олы Кабан, Рождествено, Нармонка, Габишево, Столбище, Сокуры, Урта Девятово һәм Лаешның 2нче мәктәбе һәм интернат мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары  килде.

Укучыларны “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәт составына кергән трмыш иминлеге нигезләре укытучылары озата барды. Алар дәресләрдә укучыларга ату вакытында корал белән эш иткәндә куркынычсызлык чаралары һәм атуда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында алдан ук өйрәткәннәр.

Шулай ук укучылар белән Калашников автоматының тактик-техник характеристикасын, төзелешен, эш принцибын, башлангыч ату күнегүләрен башкару шартларын, коралны бушату тәртибен өйрәнү буенча дәресләр алдан үткәрелде.

Казанга килүгә Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесы полигонында Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев гомуми тезелү игълан итте, ә “Юнармия” штабы башлыгы Владимир Чуприн ату кагыйдәләрен аңлатты.

Ату мәйданында унынчы сыйныф укучыларын тугыз кешелек төркемнәргә бүлделәр. Чиратлап патроннар алгач, төркемнәр ату урынына йөгерделәр. Курсант-танкчы һәр укучыга бронежилет һәм каска кияргә ярдәм итте, коралны ничек тотырга кирәклеген аңлатты. Команда буенча яшүсмерләр мишеньга 100 метр ераклыктан ятып аттылар.

  • Ел саен атуларда яшүсмерләр корал йөртү күнекмәләренә ия булалар. Алар ату хисен татып карый алалар, чын сугыш автоматын кулларында тота алалар. Һәм, әлбәттә, монда сугыш коралларыннан психологик куркуны җиңү бар. Аларга бит өч-дүрт елдан соң Россия армиясе сафларында сроклы хезмәттә Ватанны сакларга туры киләчәк, - дип уртаклашты Владимир Васильевич. Атулар патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында үткәрелә, һәм шул ук вакытта, бу бары тик җаваплы, әхлакый, рухи һәм патриотик формалашкан яшьләрне тәрбияләү.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юнармия Лаеш районы Г. Жуков исемендәге Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесы полигоны