Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Урманнарда кешеләр һәм техника булу чикләнгән

Эсселек аркасында Татарстанда 4 һәм 5 класс янгын куркынычы билгеләнгән.

ТР Министрлар Кабинеты 2020 елның 14 июлендә «Гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чараларында керүне чикләү турында» карар кабул итте.

Шуңа бәйле рәвештә әлеге карар үз көченә кергән көннән 21 календарь көн дәвамында «Лаеш урманчылыгы» ДКУның Лаеш районындагы урман фонды территориясендә гражданнарның урманнарда булуы, аларга транспорт чаралары керү чикләнде. Закон бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

Әгәр дә сез урманда яки урман массивлары янында янгын шаһиты булсагыз, телефон аша хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8-800-100-94-00, 8(843)221-37-95, 8(84378) 2-76-84.

Бу гыйбарә ничек кенә тапталмасын, әмма урман - безнең байлыгыбыз. Ә байлыкны сакларга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев