Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Үз гаебен тулысынча таныды

Исерек килеш йөргән өчен ел ярым пассажир утыргычында йөриячәк.

Лаеш районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе исереклек билгеләре булган машина йөртүче эше каралган суд утырышы турында мәгълүмат бирә.

Лаеш районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Платон Петрушенко 2024 елның 18 гыйнварында исерек шоферга карата эшне карады. 2023 елның 29 ноябрендә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән беркетмә түбәндәгене хәбәр итә: "02.30 сәгатьтә Комлы Ковалда Chevrolet автомобилен исерек хәлдә йөрткән Илшат Хаматнур улы Мифтахов туктатылды. Алкогольдән исереклеге факты алкотестер ярдәмендә ачыкланган, нәтиҗә бер литр һавага 0,989 мг тәшкил итүен күрсәтә. 

Илшат Мифтахов үз гаебен тулысынча таныды. Мировой суд әлеге факт буенча карар чыгарды: Административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үз гаебен тулысынча таныды