Видеоролик, мультфильм һәм инспектор чыгышы — Нармонка мәктәбендә балаларның юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту буенча эш алып барыла
Кичә, 2025 елның 30 гыйнварында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча Лаеш ЮХИДИ инспекторы полиция лейтенанты Ринат Дәүләтшин Нармонка мәктәбе укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрде.
Нармонка мәктәбе киңәшчесе Альбина Занина сөйли.
— Инспектор чыгышы вакытында укучылар пассажир балалар һәм җәяүле балалар катнашында Татарстан юлларындагы аварияләр статистикасы белән таныштылар. Яктылыкны кире кайтара торган элементлар киеп йөрү, балаларны тотып торучы җайланмалар һәм куркынычсызлык каешлары куллану, шулай ук аларның юлдагы гамәлләре турында мультфильмнар, видеороликлар карадылар.
Ринат Рөстәм улы балаларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев