Хәерби мәктәп яны лагеренда Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уен үткәрелде
Җәй — ял итү һәм күңел ачу өчен искиткеч вакыт. Ләкин Хәерби мәктәбе юидчылары балаларга җәй көне дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен онытмаска кирәклеген искәрттеләр.
Алар «Дружба» мәктәп яны лагеренда «Имин каникуллар» чарасын үткәрделәр. «Львы» һәм «Лимонники» командалары стена газетасы чыгарды. Балалар юл хәрәкәте билгеләреннән пазл җыйдылар. Велосипедта фигуралы йөртү буенча ярыштылар. «Имин каникул» да катнашучыларга барысы да ошады.
ЮИД бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәсәнов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев