Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Хәерби урта мәктәбе ЮИД отряды “Игътибар: балалар!” акциясен уздырды

Исегезгә төшерәбез, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан 2023 елның 22 маеннан 4 июненә кадәр Татарстанда “Игътибар: балалар!” профилактик чара үткәрелә.

Хәерби укучылары мондый акцияләрдә һәрвакыт актив катнашалар. Менә бу юлы да алар балаларны тоткарлау җайланмаларысыз йөртүне профилактикалау буенча акция оештырдылар.

Аны үткәрү урыны итеп балалар бакчасы сайланган. Юидчылар ата-аналарга балаларны машинада йөртү буенча белешмәләр тараталар. ЮИД отряды әгъзалары бу темага плакат чыгарды.

Ә мәктәп беренче сыйныф укучылары белән практик дәресләр үткәрә, алар вакытында кече иптәшләрен велосипед белән идарә итәргә өйрәтәләр. ЮИД отряды белән Рөстәм Хәсәнов җитәкчелек итә.

Күбрәк фотоларны галереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Хәерби ЮИД отряды

2
X