Язгы ташу
Энергетиклар искәрткәнчә, язгы ташу якынлашу сәбәпле, электр энергетикасы объектларын (ЛЭП, ПС, ТП, КТП) су басу ихтималы туа, бу, үз чиратында, электр тогы белән зарарлану куркынычы артуына китерә.
Электротравматизмны кисәтү өчен иминлек чараларын үтәргә кирәк. Су баскан электр энергетикасы объектларына йөзү чараларында якын килмәскә һәм ЛЭП сак зонасында эшләрне килештермичә башкармаска кирәк.
Электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, күбесенчә, кулланучыларның үзләренә, электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бәйле. Гражданнарга су басу зонасында калган электр тапшыру линияләре яки трансформатор подстанцияләре янында булу яки ЛЭП саклау зоналарында балык тоту катгый тыела. Бу тормыш өчен бик куркыныч!
Сезнең игътибар һәм саклык гадәттән тыш хәлләрне читләп узарга, шәһәр һәм район халкы тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычны булдырмый калырга, энергетикларның энергия объектларындагы зыяннарны юк итүдә оперативлыгын арттырырга ярдәм итәчәк.
Электр җайланмаларында табылган теләсә нинди зыян – су юдыртып какшаткан баганалар һәм электр үткәргеч линияләрендә өзелгән чыбыклар, электр җиһазларының су басу очраклары турында 8 800 2000 878 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз (шалтырату бушлай).
реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев