З0 еллык чүплекне рекультивацияләү тәмамлана
Лаеш районында муниципалитетның экологик иминлегенә зур игътибар биргән, битараф булмаган кешеләр күп.
Районда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Кама, Идел, җирле урманнар торышы турында сораулар бирәләр. Районда әйләнә-тирә мохитне саклау өчен нинди чаралар күрелүе турында аның башлыгы Илдус Зарипов сөйләде.
Илдус Фатыйхович фикеренчә, мөһиме – районда рөхсәтсез чүплекләр ясалуга юл куймау. Мәсәлән, Татар Янтыгы авылында чүплек 30 ел элек барлыкка килгән һәм шушы вакыт эчендә эшләп килгән.
-Чүплекне рекультивацияләү буенча эшләр төгәлләнеп килә. Без Иделне яки Каманы пычратмыйбыз, әлбәттә. Бездә эре нефть химиясе предприятиеләре юк, зарарлы матдәләр ташламыйбыз, - дип белдерде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев