Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
ЮИД

Лаеш районының иң яхшы Яшь юл инспекторлары отрядлары җитәкчеләре аталды

Лаеш районы педагоглары «БДД-мастерская» конкурсында Яшь юл инспекторлары отрядлары белән алып барган эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.

Катнашучылар уку елы дәвамында яшь юл инспекторлары белән башкарылган эшләрне чагылдырган презентацияләр күрсәттеләр. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Хәерби авылыннан Рөстәм Хәсәнов һәм Пәрәүдән Ләйсән Шәһитова яулады. 

Икенче урынга Елена Мөхәмәтшина (Никольский) һәм Рузилә Усманова (Комлы Ковал) лаек дип табылды. 

Үченче урында — Державино авылыннан Фирдәүс Хәмидуллина. 

Җиңүчеләргә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» («БДД») дәүләт бюджет учреждениесенең дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды. 

«БДД-мастерская» конкурсы Лаеш районы педагогларының яшь юл инспекторлары отрядлары эшенә инновацион карашларны актив кертүен күрсәтте. Аларның презентацияләре — үсеп килүче буынны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүче җанлы иҗат, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. 

Профессиональлек һәм педагогик осталык куркынычсызлык дәресләрен мавыктыргыч һәм файдалы шөгыльгә әйләндерергә сәләтле. Бу алдынгы тәҗрибә районда ЯЮИ хәрәкәтен алга таба үстерүгә нигез булачак, ә алынган бүләкләр яңа казанышларга этәргеч бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районының иң яхшы Яшь юл инспекторлары отрядлары җитәкчеләре аталды