Пәрәүдән юидчылар Татарстанның иң яхшы велосипедчылары өчлегенә керделәр
Бүген, 23.05.2025 елда, Казанда «Имин тәгәрмәч» конкурсының республика этабының соңгы көне узды.

Лаеш районыннан Ләйсән Шаһит кызы җитәкчелек иткән Пәрәү урта мәктәбенең юидчылар отряды чыгыш ясады.
Егетләр бик тырышып әзерләнделәр, һәм бу аларның нәтиҗәләренә йогынты ясады. Ахыргы нәтиҗәләр әле ясалмаган, әмма инде билгеле булганча, Пәрәү мәктәбеннән «Сигнал» отряды «Велосипедны фигуралы йөртү» номинациясендә бронза медальгә ия булды.
Без юидчыларны котлыйбыз. Алар әлегә юлда, шуңа күрә тулырак мәгълүмат соңрак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев