Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
юл хәрәкәте иминлеге

«Җәяүле» операциясе

2025 елның 20 июненнән 29 июньгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, Лаеш районын да кертеп, «Җәяүле»оператив-профилактик чарасы узачак.

Акциянең максаты — җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм юлларда куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру.
— Операция барышында җәяүлеләр кичүләрен узганда кагыйдәләрне бозучы машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирәчәкбез, — дип сөйли Лаеш районы буенча ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рәдиф Закиров. — Шулай ук тиешсез урыннарда юл аша чыгучы җәяүлеләр белән профилактик әңгәмәләр дә үткәреләчәк. Машина йөртүчеләр арасында да, җәяүлеләр арасында да юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар игътибарсыз калмаячак.
Чара кысаларында яктылыкны кире кайтара торган элементлар киюнең мөһимлегенә аерым басым ясалачак, бу исә тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне күрүне сизелерлек арттыра.
Оештыручылар юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга һәм юлларда гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калу өчен кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Җәяүле» операциясе