Әниләр юлларда балаларының куркынычсызлыгы турында кайгырта
Сокурының «Ромашка» балалар бакчасында яктылыкны кайтара торган элементлар белән иң яхшы костюм дизайнына «Кайгыртучан әни» «Заботливая мама» конкурсы узды.

Лаеш районының Юл хәрәкәте иминлеге идарәсенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина сөйли.
— Катнашучыларга сайлап алу турын узарга кирәк булды, анда яктылык кайтару элементлары булган бала өске киемнәрен күрсәтергә кирәк иде.

Беренче турга якынча 50 эш тәкъдим ителде, шуларның 20се икенче турга узды. Барысы да костюмны якларга бик җитди әзерләнгәннәр, кем әйтмешли, костюмчик өстә утырсын өчен. Моннан тыш, киемнәрне төрле яктан күрсәтеп, дөрес йөрергә кирәк иде. Ә аннары үз иҗади номерыңны күрсәтергә.

Кайбер кечкенә катнашучыларга җиңел булмады: кемнеңдер кәефе юк иде, кемдер беренче тапкыр күп тамашачылар каршына килеп чыкты. Ләкин барысы да, һичшиксез, бу бурычны үтәделәр. Һәм юкка түгел: һәркем приз һәм грамота белән китте.

Лидерлар өчлегендә түбәндәге катнашучылар булды:
1 урын — Роман Сахаров («Әкият» балалар бакчасы, Столбище).
2 урын — Камилла Мифтахетдинова («Акварелька» балалар бакчасы, Столбище) һәм
Радель Закиров («Радуга» балалар бакчасы, Лаеш).
3 урын — Әминә Кашапова («Алтынчәч» балалар бакчасы, Кече Елга), Иделия һәм Сәидә Галиуллиналар («Самолетик» балалар бакчасы, Кече Кабан) һәм Николь Евстафьева белән Ралина Зинәтуллина («Березка» балалар бакчасы, Лаеш).
Күбрәк фото мәкалә галереясында .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев