Лаеш шәһәренең экстрим-паркында районның Мактау тактасына исемнәр кертү тантанасы узды. Шуннан соң кунаклар өчен төрле чаралар оештырылды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесе һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларга кроссвордлар һәм пазллар тәкъдим итте.
Уеннар барышында белгечләр барлык кагыйдәләрне саклап, тулы экипировкада йөрүче кечкенә самокатчыга игътибар итте. Бу бала Лаешның 1 нче номерлы гимназиясендә 2 нче сыйныфта укучы Артур Кәримов булып чыкты. Аның җаваплылыгы югары бәяләнде һәм Артурга кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Малайның әнисе сүзләренчә, улы бер тапкыр самокаттан егылганнан соң, һәрвакыт саклану чараларын кия башлаган. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы оешмасының әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина ата-анага баланың куркынычсызлыгына зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Нет комментариев