Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
юл хәрәкәте иминлеге

«Автобус» рейды вакытында 20 бозу ачыкланды

Шушы көннәрдә ТР ЮХИДИнең ДПС махсуслашкан аерым батальон (ОСБ) хезмәткәрләре автобус йөртүчеләрне тикшерделәр.

Рейд пассажирлар ташу өлкәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймау һәи кагыйдәләрне тупас бозуларны булдырмауны максат итә.

Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ ДПСы ОСБ беренче ротасы инспекторы Илсаф Мингалиев аның йомгаклары турында хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, чара барышында 21 бозу ачыкланган. Бер автомобиль һәм өч автобус техник төзексезлек сәбәпле махсус саклау урынына урнаштырылган, ә андый төзексезлекләр булганда транспорт чарасы хәрәкәте тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юхиди ЮХИДИ хезмәткәрләре рейды