Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
юл хәрәкәте иминлеге

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәптәге ата-аналар җыелышларында чыгыш ясый

Кичә, 2025 елның 16 апрелендә, Лаеш районы буенча ЮХИДИ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы Ринат Дәүләтшин Хәерби мәктәбендә ата-аналар җыелышында чыгыш ясады.

Ул җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә җентекләп тукталды. Ата-аналарга балаларны автомобиль салонында йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм балаларны тотып тору җайланмаларын мәҗбүри куллану турында искә төшерде. Яктылыкны кире кайтара торган элементларны ни өчен кулланырга кирәклегенә чираттагы тапкыр игътибарны юнәлтте. 
Балигъ булмаганнарда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган очракта полиция хезмәткәрләренең гамәлләре алгоритмын әти-әниләренә җиткерде. Ринат Дәүләтшин шулай ук РФ КоАП 5.35 маддәсе нигезендә балаларны карау һәм тәрбияләү мәсьәләләренә кагылышлы РФ законнары таләпләрен һәм ата-ана бурычларын үтәмәгән очракта хокукый нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәптәге ата-аналар җыелышларында чыгыш ясый