Державино мәктәбе юидчылары яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген искә төшерәләр
юл хәрәкәте иминлеге

Державино мәктәбе юидчылары яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген искә төшерәләр

Яшь хәбәрче Арина Биксалина Державино мәктәбе юидчылары үткәргән рейд турында хәбәр итә.

Державино мәктәбе юидчылары рейд оештыралар һәм укучыларда көзге-кышкы чорда киемдә бик кирәкле яктылык кайтаручы элементлар булуын тикшерәләр.

Балаларга мөрәҗәгать итеп, юидчылар яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген искә төшерделәр. 

Статистика буенча, иң күп күңелсез хәлләр тәүлекнең караңгы вакытында була. Аварияләрнең төп сәбәбе — юлларда кешеләрнең начар күренүе.

Яктылык кайтаручы элементлар матур, модалы, якты һәм, иң мөһиме, бу караңгы вакытта юлда куркынычсызлыкны арттыра!


Державино ЮИД Лаеш районы

Нет комментариев