Яңа уку елы алдыннан: Лаеш районында мәктәп автобусларының төзеклеге тикшерелде
юл хәрәкәте иминлеге

Яңа уку елы алдыннан: Лаеш районында мәктәп автобусларының төзеклеге тикшерелде

Лаеш районында Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» («БДД») ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп автобусларының техник торышын комплекслы тикшерү оештырдылар.

Белгечләр озату документларын өйрәнделәр, шулай ук утсүндергечләр, медицина аптечкалары, авария тукталышы турындагы кисәтүче билгеләрнең (яктылыкны кайтаручы өчпочмакларның) булуын һәм төзеклеген тикшерделәр. Моннан тыш, тышкы яктылык приборлары, тормоз системасы, тахографлар (бортовое самописцы) һәм ЭРА-ГЛОНАСС иярчен җиһазларының эше сыналды.

Лаеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Раиль Исламов билгеләп үткәнчә, барлык транспорт чаралары да балаларны куркынычсыз ташу таләпләренә тулысынча җавап бирә. Тикшерү барышында ачыкланган кечкенә җитешсезлекләр шунда ук бетерелде.

Фото һәм видеоматериалларны Ләйсән Шәфигуллина тәкъдим итте.

 


Яңа уку елы алдыннан: Лаеш районында мәктәп автобусларының төзеклеге тикшерелде

Нет комментариев