Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
юл хәрәкәте иминлеге

Яшь хәбәрче-юидчыларга стена газетасын ничек ясарга кирәклеге турында сөйләделәр

2023 елның 23 октябрендә ЮИД отрядларыннан яшь хәбәрчеләрнең чираттагы онлайн-укуы узды.

Укуда катнашучылар ТР буенча эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов чыгышының видеоязмасын карадылар. Үз чыгышында ул ЮИД отрядында эшләүнең юидчылар өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. 

«Кама ягы» газетасының мөхәррир урынбасары Людмила Никифорова яшь хәбәрчеләрне ЮИД отрядларының мәктәп стена газеталарын чыгаруга юнәлдерә, аларны чыгару буенча тәкъдимнәр бирә. 

Яшь хәбәрчеләр һәм ЮИД отрядларының «Кама ягы» газетасы белән хезмәттәшлек итү планындагы активлыгына йомгак ясалды. Яшь хәбәрчеләр арасында басмалар саны буенча Державино урта гомуми белем бирү мәктәбеннән дүртенче сыйныф укучысы Арина Биксалина, ә мәктәпләр арасында «Юл дуслары» Сокуры отряды (җитәкчесе Әлфия Гаврилова) алда бара.

«БДД» ДБУның әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина яшь хәбәрчеләрнең «Медиа ЮИД» проектында катнаша алулары турында хәбәр итте.

Ахырда яшь хәбәрчеләр өй эшен ала: ЮИД хәрәкәте тарихы буенча мәгълүмат җыюны дәвам итәргә һәм ЮИД отрядларының стена газетасының беренче чыгарылышын әзерләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮИД Лаеш районы яшь хәбәрчеләр