Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
юл хәрәкәте иминлеге

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләмәсән — биш тәүлеккә кулга алынасын

Административ штрафларны вакытында түләү яхшырак — без бу хакта кат-кат яздык. Тиешле җәзадан качу теләге хәлне начарлатып кына тора.

Әйтик, Тәтеш районында яшәүчене исерек хәлдә өч тапкыр транспорт чарасы белән идарә иткән өчен туктатканнар. Һәр хокук бозу өчен ул 30 000 сум штраф рәвешендә административ җәза ала. Ләкин аларны түләргә ашыкмый.

Нәтиҗәдә, пристав-башкаручылар аның Ford Mondeo машинасын кулга алалар, аннары бурычлыны судка мәҗбүри алып киләләр. Судья карары буенча аңа 5 тәүлеккә кулга алу рәвешендә җәза билгеләнгән.

Ә штрафларны һәм аларны түләмәгән өчен штрафларны аңа барыбер түләргә туры киләчәк.

Чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юхиди