Юл хәрәкәте кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә үтәргә тиеш түгел
Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин фикер йөртә.
Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин фикер йөртә.
Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты гамәлгә ашырыла. Аның иң мөһим максатларының берсе — юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген арттыру.
— Илкүләм проект буенча куелган максатка ирешү өчен без юл япмасын норматив хәлгә китерәбез, үзен яхшы яктан күрсәткән технологияләрне кулланып, юл инфраструктурасын үстерәбез, — дип шәрехләде Марат Хөснуллин. — Әмма куркынычсызлык — олылар һәм балалар өчен юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү дә.
Марат Хөснуллин сүзләренчә, балалар иминлегенә аерым игътибар бирергә — аларны юлда кагыйдәләрне үтәп йөрергә өйрәтергә кирәк. Ә алган белемнәрен балалар «Имин юллар» Бөтенроссия олимпиадасында катнашып күрсәтә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев