Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
юл хәрәкәте иминлеге

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча мастер-класс

Балалар үз куллары белән яктылык кайтаргыч брелоклар ясарга өйрәнделәр

«Алтын көз» комплекслы үзәгенең Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Лаеш ГИБДД инспекторы Ләйсән Шәфигуллина һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУның әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина белән берлектә, социаль хезмәт алучы балалар өчен «Җәяүлеләрнең куркынычсыз тәртип кагыйдәләре» темасына очрашу үткәрделәр.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре һәм куркынычсызлык чаралары турындагы белемнәрен яңарттылар. Шулай ук үз куллары белән яктылык кайтаргыч брелоклар ясарга өйрәнделәр — бу күңелле шөгыль генә түгел, ә сукыр караңгыда куркынычсызлык өчен дә бик файдалы.
Мондый чаралар балаларга мөһим кагыйдәләрне истә калдырырга һәм аларны көндәлек тормышта кулланырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев