«Юлларда балалар» операциясе башланды
Татарстанда «Юлларда балалар» масштаблы чарасы башланды.

Операция 2025 елның 1 августыннан 10 августына кадәр дәвам итәчәк. Ул балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары белән юл йөрү кагыйдәләрен бозуларын профилактикалау йөзеннән чаралар үткәрәчәк. Юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләрнең транспорт белән идарә итүенә юл куймауга аерым игътибар биреләчәк.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны уяулыкка һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев