Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
юл хәрәкәте иминлеге

Юлны ничек телим шулай кичәм, яки Ни өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк

2023 елның 21 сентябрендә, Пәрәү урта мәктәбе юидчылары укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

ЮИД «Сигнал» отряды җитәкчесе Ләйсән Шәһитова, юидчылар һәм яшь хәбәрчеләр Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында мәктәп укучылары белән очраштылар. 

Укучылар белән бергә яшь хәрәкәт инспекторлары юлда җәяүлеләр, пассажирлар һәм велосипедчылар үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында фикер алыштылар. Яшь хәбәрчеләр авариялелек һәм балалар травматизмын киметү өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр.

Очрашу ахырында укучылар Федераль проект ясаган «Юл хәрәкәте иминлеге» видеосын карадылар.

Юидчылар башлангыч мәктәп укучыларына истәлекләр бүләк иттеләр, алар аны көндәлекләренә беркеттеләр һәм анда күрсәтелгән барлык киңәшләрне үтәргә вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ЮИД отряды Пәрәү урта мәктәбе