ЮХИДИ инспекторы ата-аналар белән Каип мәктәбендә очрашты
Кышкы юлда балаларны ничек сакларга? Бу мөһим сорауга җавапны бүген ЮХИДИ инспекторы Ләйсәнә Шәфигуллина, ата-аналар һәм Каип мәктәбе укучылары бергәләп эзләделәр.
Ата-аналар һәм мәктәп укучылары катнашындагы очрашуда балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауның төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Кышкы чорда бозлавык, көннең кыска булуы һәм күрү мөмкинлеге начар булуына аерым игътибар бирелде.

Инспектор балалар киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеген ассызыклады, бу исә җәяүлеләрне тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчеләр өчен сизелерлек итә.
Әңгәмә барышында шулай ук балигъ булмаганнар катнашындагы юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре җентекләп тикшерелде.
Ләйсәнә Шәфигуллина билгеләп үткәнчә,юлларда балаларның гомерен һәм сәламәтлеген гаилә, мәктәп һәм хокук саклау органнарының уртак тырышлыгы белән генә саклап калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев