Каешсыз — беркая да! Лаешта юл куркынычсызлыгы рейды үткәрделәр
Лаешта «Куркынычсызлык каешы» дип аталган республика оператив-профилактик чарасы кысаларында акция узды.

Рейдның төп бурычы — машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның җаваплылыгын арттыру, шулай ук сәфәр вакытында куркынычсызлык каешларын куллануга игътибарны юнәлтү.
Куркынычсызлык каешы — үзең өчен, ЮХИДИ инспекторы өчен түгел. Моны җаваплы машина йөртүчеләр аңлый. Аларга зур булмаган бүләкләр тапшырдылар.

Тикшерү барышында РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.6 маддәсе буенча 10 хокук бозу очрагы теркәлгән: «Машина белән куркынычсызлык каешын эләктермичә идарә итү яки пассажирларны куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртү» — өчен 1500 сум күләмендә штраф каралган.
Тәртипле машина йөртүче үзенең куркынычсызлык өчен җаваплылыгын аңлый.

Тәртип күрсәткән һәм кагыйдәләрне үтәгән машина йөртүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кагыйдәләрне үтәү-гомерне һәм сәламәтлекне саклау нигезе, шулай ук штрафлар һәм аварияләрне булдырмау ысулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев