Каип төп гомуми белем бирү мәктәбендә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлтелгән очрашу узды.
ЮХИДИ инспекторы Ләйсән Шәфигуллина укучыларга юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын тәкъдим итте һәм балалар катнашындагы аварияләрнең төп сәбәпләрен атады.
Ул мәктәп укучыларына юлны куркынычсыз чыгу алгоритмын һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларның (фликерларның) мөһимлеген искә төшерде. Велосипедчылар һәм шәхси мобильлек чараларыннан (самокат һ.б.) файдаланучылар өчен кагыйдәләргә аерым игътибар бирелде. Очрашу ахырында инспектор балаларның сорауларына җавап бирде һәм аларга куркынычсыз юллар теләде.
Шундый очрашулар балаларда куркынычсызлыкка карата аңлы мөнәсәбәт тәрбияли.
Нет комментариев