Кичә 2025 елның 10 февралендә Комлы Ковалда исерек шофер юл-транспорт һәлакәте кылган
LADA Granta автомобилен йөртүче Орел торак пункты ягыннан Комлы Кавал ягына хәрәкәт иткәндә юл-транспорт һәлакәте булган. Ул хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итә торган куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм тукталган өч автомобильне бәрдергән.
Лаеш Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Ринат Дәүләтшин сөйли.
— Юл-транспорт һәлакәте урынына килгәч, LADA Granta йөртүчесенең исерек хәлдә булуын күрдем. Алкотестерда тикшерү 1.396 мг/л санын күрсәтте.
Машина йөртүче автомобиль белән идарә итүдән читләштерелгән, аңа беркетмә төзелгән.
Инспектор билгеләп үткәнчә, мондый очраклар гаять куркыныч һәм гаепле кеше өчен генә түгел, ә башка юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Белешмә өчен
Әгәр сулыш алган һаваның литрында алкоголь концентрациясе 0,16 миллиграммнан кимрәк, яки 0,3 промилле булса, машина йөртүчегә җәза бирмәячәкләр.
— Бу юл-транспорт һәлакәте юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклый. Һәрбер машина йөртүченең үз куркынычсызлыгы һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгы өчен җаваплылыгы турында сөйли. Исерек килеш машина йөртү юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләренең берсе булып кала. — дип шәрехләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәдиф Закиров.- Мин юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев