Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
юл хәрәкәте иминлеге

Куркынычсызлык атналыгы. ЮИД яшь хәбәрчеләре Лаеш районы Пәрәү авылында яшәүчеләрдән интервью алдылар

«Куркынычсызлык атналыгы» кысаларында 18 сентябрьдә Пәрәү урта мәктәбенең «Сигнал» ЮИД отряды «Миләшкэй» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән берлектә «Юлны имин кичү» акциясен үткәрде.

Людмила Никифорованың видеомонтажы һәм превьюсы. 

Безнең үтенеч буенча Пәрәүдә куркынычсызлык атналыгы турында Пәрәү мәктәбенең ЮИД отряды җитәкчесе Ләйсән Шаһитова сөйләде.

— Акция балалар мәгариф оешмалары янында җәяүлеләрнең иминлеген арттыруга юнәлдерелгән. Юидчылар балаларга әти-әниләре белән юлны ничек дөрес үтәргә, кулдан ничек тотарга кирәклеген күрсәттеләр. 

Балаларга юл аша үткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Аларга «Яшь җәяүле истәлеге» дигән мәгълүмати буклетлар тапшырдылар һәм яктылыкны кире кайтара торган беләзекләр бүләк иттеләр.

Яшь хәбәрчеләр Камилә Шаһитова һәм Мәдинә Гаязова әти-әниләреннән интервью алдылар. Аларга берничә сорау бирделәр: " Юлны куркынычсыз кичү нәрсә ул?«, «Сез балаларыгызга яктылык кайтаручы элементлар сатып аласызмы?».

«Куркынычсызлык атналыгы» кысаларында уздырылган чараларны анализлап, ЮИД отряды әгъзалары өмет белдерделәр:

— Без, юидчылар, үткәргән акция ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә юлны куркынычсыз кичү кагыйдәләрен үтәгәндә файдалы булыр дип өметләнәбез.

Ә сезнең мәктәпләрдә Бөтенроссия куркынычсызлык атналыгы ничек уза?

Ватсапка 8-962-55-14-888 номерына языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮИД Лаеш районы юидчылар