Лаеш автомобиль һәвәскәре Татарстанның иң яхшы ун йөртүчесе исемлегенә керде
юл хәрәкәте иминлеге

Лаеш автомобиль һәвәскәре Татарстанның иң яхшы ун йөртүчесе исемлегенә керде

Илгиз Назыйров «Автобабай-2023» республика машина йөртү осталыгы конкурсының финалында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшырганда бер генә хата да җибәрмәде.

Исегезгә төшерәбез, «Автобабай-2023» бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча беренче урынны Илгиз Назыйров алды.

Илгиз Илдар улы — тәҗрибәле шофер. Ул «Автобабай» финалында беренче тапкыр гына катнашмый. Узган ел ДОСААФ инструкторы Илгиз Насыйров республикада бронза призеры булды. 

Быел да яхшы нәтиҗәләр. 40 финалист арасыннан ул 8 нче урынны яулый.

«Кама ягы » Илгиз Назыйровны лаеклы чыгышы белән котлый.

Фотоны Гөлшат Зәйнуллина бирде.


Лаеш районы «Юл хәрәкәте иминлеге» Автобабай 2023

Нет комментариев