Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
юл хәрәкәте иминлеге

Лаеш гимназиясендә ата-аналар белән балалар куркынычсызлыгы турында сөйләшү узды

Кичә, 23 апрельдә, Лаешның 1 нче гимназиясендә «Язгы-җәйге чорда балалар куркынычсызлыгы» дигән темага гомуммәктәп ата-аналар җыелышы үткәрелде.

    Гимназия директоры Эльмира Абутдинова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм көн тәртибен билгеләде. Ата-аналарга профилактик юнәлештәге «За пределом» һәм «Предательство» документаль фильмнары күрсәтелде.
Җыелышка хокук саклау органнары вәкилләре чакырылган иде:
— Лаеш районы прокуроры ярдәмчесе, 3 нче класслы юрист Линар Асылгәрәев балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде. Ул ата-аналарны һәркөнне балалар белән уйланылмаган гамәлләрнең нәтиҗәләре турында сөйләшергә чакырды.

— Лаеш Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны Раиль Исламов һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор Ләйсән Шәфигуллина «Лаеш районында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау» темасы белән чыгыш ясадылар. Алар балигъ булмаганнар катнашындагы реаль авария мисалларын китерделәр һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев