Лаеш районы ГАИ начальнигы халыкка мөрәҗәгать итә
юл хәрәкәте иминлеге

Лаеш районы ГАИ начальнигы халыкка мөрәҗәгать итә

Яңа уку елы алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге Дәүләт автоинспекциясе (ГИБДД) начальнигы​​​​​​​ Раил Исламов юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларына мөрәҗәгать юллады.

Хөрмәтле Лаеш районы халкы, кадерле ата-аналар һәм педагоглар! Беренче сентябрь — яңа уку елы башланырга бик аз калды. Озын җәйге каникуллардан соң йөзләрчә бала кабат парта артына утырачак. Җәй дәвамында балалар актив юл хәрәкәтенә күнегергә өлгермәде, шуңа күрә көз башында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы, кызганычка каршы, арта. Безнең уртак һәм иң мөһим бурычыбыз — баланың мәктәпкә бару юлын максималь дәрәҗәдә куркынычсыз итү.

Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясе көчәйтелгән эш режимына күчә. Мәктәпләр янындагы юлларның торышы тикшерелә, юл билгеләре һәм тамгалары яңартыла. Без мәктәп автобусларын карыйбыз. Бүгеннән безнең районда «Игътибар: балалар!» оператив-профилактик чарасы башланып китте. Әмма балаларның юллардагы куркынычсызлыгы полициягә генә түгел, ә һәрберебезгә бәйле.

Ата-аналарга мөрәҗәгать
Хөрмәтле ата-аналар! Сез — балаларыгыз өчен иң төп үрнәк. Мәктәптә күпме генә кагыйдә өйрәтмәсеннәр, бала сезне кабатлаячак. Балагыз белән бергә «өй — мәктәп — өй» маршрутын үтегез. Юлның барлык куркыныч урыннарын күрсәтегез. Нәкъ менә кайда юлны аркылы чыгарга кирәклеген аңлатыгыз. Юлны җәяүлеләр кичүеннән һәм светофорның яшел сигналына гына чыгарга яравын исләренә төшерегез.

Балаларның өске киемнәренә һәм рюкзакларына яктылыкны кайтаручы элементлар (фликерлар) беркетегез — көзге караңгылыкта бу аларның гомерен саклап калачак. Балагызны автомобильдә алып барганда исә, балаларны тотып торучы җайланмаларны (креслоларны) һәм куркынычсызлык каешларын куллану һәрвакыт мәҗбүри икәнен онытмагыз.

Машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Бик тә игътибарлы булыгыз. Мәктәпләр, балалар бакчалары, уен мәйданчыклары һәм җәяүлеләр кичүләренә якынлашканда тизлекне киметегез. Баланың юлдагы хәрәкәте алдан фаразлау мөмкин булмаганча үзгәрергә мөмкин. Юл өлешендә кечкенә җәяүлеләрнең кинәт пәйдә булуына һәрвакыт әзер булыгыз.

Кадерле дуслар! Балалар куркынычсызлыгы — зурларның җаваплылыгы. Әйдәгез, көчебезне берләштерик, максималь дәрәҗәдә җаваплы булыйк һәм яңа уку елы балаларыбызга тик шатлыклар гына алып килсен. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!


Нет комментариев