Татарстан юлларында көчле кар көтелә, кар басу һәм бозлавык барлыкка килүе ихтимал.
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм һава торышы начар булганда руль артында аеруча сак булырга чакыра.
Ведомствода җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементларга ия булырга һәм аларның шоферлар тарафыннан күренеп торуын тәэмин итәргә тиеш дип ассызыкладылар.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларга юлда игътибарлы булырга кирәк, дип искәрттеләр ЮХИДИ.
Нет комментариев