Лаеш районы мәктәпләре Бөтенроссия куркынычсызлык атнасына кушылды
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 18-22 сентябрендә Бөтенроссия иминлек атналыгы уза. Ул юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә багышлана.
Державино мәктәбендә куркынычсызлык атналыгы оештырылуы турында ЮИД отрядының яшь хәбәрчесес Арина Биксалина сөйли.
— Безнең сыйныфларда куркынычсызлык почмаклары ясалган инде. Беренче сыйныф укучылары белән мәктәпкә хәвефсез килү маршрутлары төзеделәр. Класс сәгатьләрендә һәм ата-аналар җыелышларында юл-транспорт һәлакәтләре турында фикер алыштылар. Барлык укучылар белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрелде.
19 сентябрьдә 1-4 сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында видеороликлар карадылар: «Юл хәрәкәте кагыйдәләре — җәяүлеләр өчен», «Җәяүлеләр», «Юлларда хәвефсез йөрү тәртибе». Юидчылар белән бергә велосипедчыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм кабатладылар.
Белешмә өчен
Державино мәктәбендә ЮИД отряды белән Фирдәүс Хәмидуллинна җитәкчелек итә.
Ә сезнең мәктәпләрдә Бөтенроссия куркынычсызлык атналыгы ничек уза? Ватсапка 8-962-55-14-888 номерына языгыз.
Арина Биксалина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев