Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
юл хәрәкәте иминлеге

Лаеш районында «Автобус» профилактик операциясе узачак

Рейдка Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИнең аерым махсуслаштырылган батальоны хезмәткәрләре чыгачак.

2023 елның 16 ноябрендә, пәнҗешәмбе көнне, Казан-Оренбург автоюлында 21нче километрында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре «Автобус» оператив-профилактик чарасы кысаларында автобус йөртүчеләрен һәм LADA Largusны тоташ тикшерәчәкләр.

Алдагы тикшерү кебек үк, бу пассажирлар йөртү өлкәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалауга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны кисәтүгә юнәлдереләчәк.

Белешмә өчен

Татарстанда 2023 елның 13-22 ноябрендә пассажирлар транспортын тулаем тикшерү буенча эш алып барыла, шул исәптән пассажирларны түләүләр белән йөртүнең законлылыгын билгеләү буенча да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре рейды