Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
юл хәрәкәте иминлеге

Лаеш районында автомобиль һәлакәтендә ике бала зыян күргән

Кичә кич, 2025 елның 9 мартында, Казан-Оренбург автомобиль юлының 21 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Автомобильдә гаилә барган.

ДУУда алгы пассажир урынында бер яшьлек кыз, бустерда арткы утыргычта — алты яшьлек кыз була. 
Лаеш районы буенча ЮХИДИ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча инспекторы Ринат Дәүләтшин шәрехли.
— Автоледи куркынычсыз тизлекне сайламаган, һава-метеорологик шартларны исәпкә алмаган. Идарәне булдыра алмагач, уң як читкә шуыша, шуннан соң терәккә бәрелә.

Автомобиль әйләнеп капланган. Кешеләрне коточкыч фаҗигадән куркынычсызлык каешы коткара, балаларны ДУУда булу: кечесе автокреслода, ә олысы бустерда булу.

Шуңа да карамастан, балалар җәрәхәтләр алган, аларны Республика балалар клиник хастаханәсенә салганнар. Әни кеше шок хәлендә...

Автоледи РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 10-1 пунктын бозган: «Машина йөртүче транспорт чарасын билгеләнгән чикләүдән артмаган тизлек белән алып барырга тиеш, шул ук вакытта хәрәкәтнең интенсивлыгын, транспорт чарасы һәм йөкнең үзенчәлекләрен һәм торышын, юл һәм метеорологик шартларны, хәрәкәт юнәлешендә күрү мөмкинлеген дә исәпкә алып».
Юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз. Үзегезне һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында автомобиль һәлакәтендә ике бала зыян күргән