Ул узып китү тыелган каршы як полосага чыккан һәм җиңел автомобильгә бәрелгән.

3 гыйнварда кич белән 59 яшьлек Daewoo Matiz йөртүчесе «Узып китү тыелган» билгесе таләпләрен игътибарсыз калдыра, һәм Volvo җиңел автомобиле белән бәрелешә.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, бәрелешү нәтиҗәсендә Daewoo йөртүчесе урында ук үлгән, ә 43 яшьлек пассажир җәрәхәтләр алган.

Тәүлекнең караңгы вакытында игътибарлы булыгыз — юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез!
Нет комментариев