Лаеш районында велосипедчы җәяүлеләр кичүендә юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп булган
юл хәрәкәте иминлеге

Лаеш районында велосипедчы җәяүлеләр кичүендә юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп булган

Усадта «юл тозагы»:йөк машинасы, велосипед һәм күренми торган зона.

Юл-транспорт һәлакәте 8 октябрьдә Усад авылында булган: җәяүлеләр кичүендә велосипедта барган 14 яшьлек яшүсмерне автомобиль бәрдергән.

Яшүсмер көйләнми торган җәяүлеләр кичүеннән велосипедыннан төшмичә чыккан. Ул юлга туктап торган йөк машинасы артыннан килеп чыккан. Йөк машинасының кузовы биек булганлыктан, җиңел автомобиль йөртүчесе  велосипедчыны күрмәгән.

Велосипедчы үзе дә  куркынычны күрмәгән. Юлны иминлеккә инанмыйча чыккан…

Бу очрак — юлда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм педагоглар даими рәвештә искәртә: җәяүлеләр кичүендә велосипедтан төшәргә һәм аны янәшәңнән этеп барырга кирәк. Юлны чыкканда башта имин булуына инанырга кирәк.

Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Раил Исламов ата-аналарга һәм машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итә:

— Машина йөртүчеләр, җәяүлеләр кичүе янында аеруча игътибарлы булыгыз. Балаларның гамәлләрен алдан белү һәрвакыт мөмкин түгел, бигрәк тә күренми торган зоналарда.

— Ата-аналар, бүген үк балаларыгыз белән сөйләшегез — иртәгә бәла-казадан саклану өчен.


Лаеш районында велосипедчы җәяүлеләр кичүендә юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп булган

Нет комментариев