Бүген иртән Лаеш ЮХИДИ инспекторы Ләйсәнә Шәфигуллина Лаешның 3нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
Очрашуның төп темасы — кышкы чорда җәяүлеләрнең иминлеге.
Ләйсәнә Шәфигуллина укучыларны киемнәрендәге яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга, шулай ук машина юлыннан чыкканда мөмкин кадәр игътибарлы һәм сак булырга өндәде.

Инспектор ассызыклаганча, кыш — машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә елның иң куркыныч чоры, чөнки көн яктысы кыска һәм юл шартлары катлаулы.
Нет комментариев