Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
юл хәрәкәте иминлеге

Лаешта балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәттеләр

Җәй — күңелле уеннар һәм ял итү вакыты гына түгел, ә куркынычсызлыкның мөһим дәресләре чоры да.

ГИБДД һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ГБУ хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2 нче урта мәктәбе җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган кызыклы очрашу үткәрделәр.

Чараларның максаты — балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү. Моның өчен инспекторлар төрле ысуллар куллана: лекцияләрдән алып интерактив уеннарга кадәр. Бу балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен истә калдырырга гына түгел, ә аларны тормышта кулланырга да ярдәм итә.

ГИБДД инспекторы Ләйсән Шәфигуллина болай дип билгеләп үтте:
«Без юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белемнәрне балаларга аңлаешлы һәм кызыклы формада җиткерергә тырышабыз. Иң мөһиме — балалар кагыйдәләрне тыңлап кына калмыйча, үзләре аларны уеннарда куллансыннар, шул очракта истә калдыру тиз һәм озакка була!»

Мондый чаралар балаларны өйрәтеп кенә калмый, җаваплылык та тәрбияли — чөнки юллардагы куркынычсызлык һәрберебезгә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешта балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәттеләр